+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 гыйнвар , 15:26

Микроэлектрониканы үстерүгә яңача караш

Русия Президенты бу җәһәттән яңа бурычлар билгеләде.

Микроэлектрониканы үстерүгә яңача караш
Микроэлектрониканы үстерүгә яңача караш

Русиядә микроэлектрониканы үстерү буенча ведомствоара комиссия төзеләчәк. Электрониканы үстерү буенча киңәшмә барышында Русия Президенты Владимир Путин тиешле күрсәтмә бирде.

Комиссияне беренче вице-премьер Денис Мантуров һәм Русия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко җитәкләячәкләр.

"Үзебезнең электроника үсеше белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Мондый структураны формалаштыру гына түгел, ә аның мөмкинлекләре исәбенә бу өлкәдә барлык мәсьәләләрне оператив карау һәм карарлар кабул итүне тәэмин итү мөһим. Аны Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Мантуров Денис Валентинович һәм Русия Президенты ярдәмчесе Андрей Александрович Фурсенко җитәкләргә тиеш дип саныйм", - диде дәүләт башлыгы.

Якын арада Хөкүмәт һәм Президент Хакимияте комиссия эшенең нечкәлекләрен билгеләргә тиеш булачак.

Фото: vesti.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас