+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 гыйнвар , 15:23

Юлларны төзекләндерү - мөһим мәсьәләләрнең берсе

]Башкортстанда былтыр Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында 355 километр юл һәм 1260 погон метр озынлыктагы 11 ясалма корылма ремонтланган. Бу эш күләме 2024 елдагыга караганда 40 процентка күбрәк.

Юлларны төзекләндерү - мөһим мәсьәләләрнең берсе
Юлларны төзекләндерү - мөһим мәсьәләләрнең берсе

Шул исәптән төбәк челтәренең 221 километр юллары ремонтланган. Мәсәлән, 28 километр Борай – Иске Балтач – Куеда юлы, 11 километр Белорет – Учалы – Миәс трассасы, 8 километр Магнитогорск – Ира юнәлеше, 5 километр Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск юлы, 5 километр Кушнаренко – Чакмагыш – Бакалы юлы, 4 км Уфа – Инҗәр – Белорет трассасы һәм башка юллар тәртипкә китерелде.

"Район үзәкләрен Уфа белән тоташтыручы, мөһим туристик урыннарны, транспорт узелларын һәм федераль трассаларга керү мөмкинлеген тәэмин итүче эре сәнәгать предприятиеләрен тоташтыручы трассалар өстенлек алды. Шулай ук зур булмаган авылларда яшәүчеләр өчен транспорт үтемлелеген яхшыртучы юллар ремонтланды», – диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Агымдагы елда гомумдәүләт проекты буенча 400 километр юлны һәм 1500 погон метр күперне норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас