+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 гыйнвар , 16:38

Үз эшен ачарга теләүче хатын-кызлар өчен махсус программа эшләнде

Чара 16 февральдән 30 мартка кадәр узачак.

Үз эшен ачарга теләүче хатын-кызлар өчен махсус программа эшләнде
Үз эшен ачарга теләүче хатын-кызлар өчен махсус программа эшләнде

15 февральгә кадәр Башкортстанда эшкуарлык күнекмәләрен формалаштыруга һәм үз эшеңне башлап җибәрүгә юнәлтелгән «Свой женский бизнес» бушлай белем бирү программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Проект махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларның ирләре, әниләре, кызлары, шулай ук анда турыдан-туры катнашучы хатын-кызларга юнәлтелгән. Программаны Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәмендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча "Мой бизнес" үзәге үткәрә.

- «Свой женский бизнес» проекты «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла. Программа эшкуарлык, маркетинг, финанс һәм идарә нигезләренә өйрәтүне күздә тота, шулай ук нәтиҗәле хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу һәм үзара ярдәмләшү өчен мохит булдыра, – дип ассызыклады Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.

«Свой женский бизнес» программасы 16 февральдән 30 мартка кадәр узачак. Белем бирү блогыннан тыш, катнашучылар үз проектларын эшләячәк, реаль бизнес-кейсларны караячак һәм практик эш өчен инструментларны үзләштерәчәк. Укулар абруйлы комиссия каршында башлангычларны яклау белән тәмамланачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас