+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 гыйнвар , 13:14

Февральдә... яңгыр ява башлаячак

Синоптиклар үз фаразларын белдерде.

Февральдә... яңгыр ява башлаячак
Февральдә... яңгыр ява башлаячак
"Гисметео" синоптиклары мәгълүматларына караганда, февральдә көчле салкыннар булмаячак. Һава торышы чагыштырмача җылы, уңайлы булачак. Көндез температура -6, -9 градус булыр дип фаразлана. Төнлә дә шулай ук салкын булмаячак: -10, -14 градус чикләрендә.

Беренчел фаразлар буенча, февраль аз карлы һәм болытлы булыр дип көтелә.

"Фобос" үзәге мәгълүматы буенча, айның өченче декадасында кайбер көннәрдә термометрлар баганасында плюс күрсәткечләр булачак. Әйтик, 24 февральдә көндез +2 градуска кадәр җылытачак, дип фаразлана. Бу көнне яңгыр явуы ихтимал.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас