-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 гыйнвар , 20:46

"Балачакка кайткандай булдым!"

Башкортстанда узучы «Кече Ватан - Русия көче» форумы кысаларында делегатларга Чишмә май экстракцияләү заводы потенциалы тәкъдим ителде. Кунаклар тәэссоратлары белән уртаклашты.

"Балачакка кайткандай булдым!"
"Балачакка кайткандай булдым!"

Кунаклар өчен «Сигма» агрохолдингына керүче предприятиене тәкъдир иттеләр. Бүген бу - заманча производство, тәүлегенә 1000 тоннага кадәр майлы культуралар эшкәртә. Рафинация цехында көнгә 300 тоннадан артык әзер май җитештерелә. Шулай ук завод биоягулык өчен гранулаланган көнбагыш кабыгы һәм терлекчелек өчен шрот җитештерә.

Кабул итүче як экспорт уңышларына аерым басым ясады. 2021 елдан завод, флекситанклар технологиясен кулланып, Кытайга продукцияне актив җибәрә. 2025 елда гына да КХРга 14,6 мең тоннадан артык рапс мае җибәрелгән.

Кырымның Красногвардейский районы башлыгы Светлана Петрова дегустациядән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
- Сезнең маегызны татып карадым - балачакка кайткандай булдым! Хуш исле, табигый. Аэропортка килү мизгеленнән үк без уңай хис-кичерешләр белән сәяхәт итәбез. Милли киемнәр кигән, кымыз, чәкчәк тәкъдим итүче кызларны да очраттык. Кунакчыллык югары дәрәҗәдә! Барлык коллегаларның да кәефе бик яхшы. Бу көннәрне яхшы үткәрербез дип ышанам.

Шул ул көнне Чишмә районында инвестицион сессия узды, анда район башлыгы Ришат Мансуров инвестицияләр җәлеп итү һәм урындагы бизнеска ярдәм итү стратегияләре турында сөйләде.

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: «Кече Ватан - Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы матбугат хезмәте.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас