Бүген «Кече Ватан - Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумының «Муниципаль үсеш: үсешнең яңа драйверлары» дип аталган төбәк көнендә катнашучылар кабель сәнәгате өчен полимер компаундлар җитештерүдә лидерларның берсе булган «Башпласт» предприятиесендә экскурсиядә булды.
Форумда катнашучыларга югары технологияле производствоны күрсәттеләр. Предприятиедә 318 кеше эшли. Биредә лаеклы хезмәт шартлары булдыру һәм корпоратив мәдәниятне үстерү игътибар үзәгендә.
Визитның икенче өлеше муниципаль практикага багышланган «Директорлар советы – шәһәр хакына партнерлык» дип аталган "түгәрәк өстәл" булды. Бу кейсны бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең территорияне үстерүгә юнәлтелгән үзара хезмәттәшлек механизмы буларак тәкъдим иттеләр.
Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина делегатларга «Ачык муниципалитет: хакимият һәм халык арасындагы хезмәттәшлекнең интеграцияләнгән системасы» комплекслы моделен тәкъдим итте. Бу система максималь ачыклык принципларына нигезләнә һәм авылларда һәм предприятиеләрдә халык белән даими очрашуларны, республика министрлары катнашлыгында гражданнарны кабул итүләрне, Башкортстан җитәкчелеге белән күчмә утырышларны үз эченә ала.
Фото: «Кече Ватан - Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы матбугат хезмәте.