-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 гыйнвар , 15:00

"Халык белән уртак тел таба белергә кирәк"

«Кече ватан — Русия көче» «Муниципаль үсеш: үсешнең яңа драйверлары» III Бөтенрусия муниципаль форумының төбәк көне делегатларының берсе Баймак районының Мерәс авыл Советы хакимияте башлыгы Шамил Нәдербаев булды.

"Халык белән уртак тел таба белергә кирәк"
"Халык белән уртак тел таба белергә кирәк"

Элегрәк ул махсус хәрби операциядә катнашканы өчен генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән иде.

"СВОда да, монда да ныграк дисциплина кирәк, тик анда - хәрбиләр белән эшләү, ә монда - урындагы халык белән", - ди Шамил Сәгади улы.

Аның сүзләренә караганда, сугышчан тәҗрибә туган илебездә идарә эшчәнлегендә бик кирәкле булган: авыл Советы башлыгы буларак, тиз карар кабул итә белү, ярдәмчел булу һәм кешеләр белән турыдан-туры элемтәдә тору мөһим. Муниципаль эш катлаулырак: фронтта - приказ, ә урындагы халык, авыл халкы белән команда тоны белән сөйләшеп булмый. Уртак тел табарга, кемнедер үгетләргә, кемгәдер аңлатырга кирәк.

"Хәзер СВОда булган күп кенә егетләрне мин шәхсән беләм, шуңа күрә сугышчылар, аларның туганнары белән эшләү миңа махсус операциядә хезмәт тәҗрибәсе булмаган хезмәттәшләремә караганда күпкә җиңелрәк", - дип билгеләде Шамил Нәдербаев.

Фото: bashinform.ru

#МАЛАЯ_РОДИНА_СИЛА_РОССИИ2026 #Республика_Башкортостан_Уфа #ВАРМСУ

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас