Беренче балага ана капиталы күләмен 5,6 процентка индексацияләгәннәр. Бу хакта Хөкүмәтнең "2026 елда түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр индексациясе коэффициентын раслау турында" карарында билгеләнгән.
Документ нигезендә түләү күләме 728 921,9 сумга кадәр артачак.
Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте ачыклаганча, икенче балага ана капиталы элек беренче балага түләү алган гаиләләр өчен 234 321,23 сум тәшкил итәчәк. Югыйсә, алар 963 мең сум күләмендә сертификат алырга мөмкин.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: ria.ru