-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 февраль , 09:35

Башкортстан Красный Лучта мәдәният объектын торгыза

Бу мәдәният сараен шәһәр җаны дип атыйлар. 

Башкортстан Красный Лучта мәдәният объектын торгыза
Башкортстан Красный Лучта мәдәният объектын торгыза

Луганск Халык Республикасының Красный луч шәһәрендә  Ленин исемендәге мәдәният сарае быел 90 еллыгын билгеләп үтте. Ленинград архитекторлары – бертуган Весниннар – проекты буенча төзелгән бина мәдәни мирас объекты дип танылган. Бу мәдәният сараена охшаш биналар бөтен Советлар Союзы буйлап – бармак белән санарлык. Биредә төзелгәннән бирле бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән, һәм Красный Луч шәһәре халкы бер-ике елдан  үзләренең мәдәният сараен югалтуларына борчылганнар.

Уникаль бинаны торгызу белән шеф-төбәк – Башкортстан шөгыльләнә. Беренче чиратта иҗат коллективлары шөгыльләнә торган биналар ремонтланды. Тулысынча түбәне алыштырганнар. Барлык агач рамлы тәрәзәләр урынына яңа металлопластик тәрәзәләр куйганнар. Өченче каттагы биналарда эшләр башланган. Икенче этапта зур театр залы торгызылган. Проект күчмә, 2026 елга өченче катны ремонтлауга акча бүлеп бирелгән.

- Красный Луч шәһәре халкы Ленин исемендәге Мәдәният сараен шәһәрнең җаны дип саный. Бинага махсус энергетика, берничә буын хезмәте салынган. Соңгы елларда биредә түбәдән яңгыр-кар сулары акты, өрлекләр, түшәмәләр, таяныч конструкцияләр череде, – ди Красный Луч шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Елена Воробьева. – Эш күләмен берничә этапка бүләргә туры килде, чөнки бина зур, мәйданы 1000 кв.метрдан артык. Аны гасырлар буена төзегәннәр, бәрхет, алтын, белән бизәгәннәр – бик күп матурлык һәм хезмәт салынган. Безгә шеф-төбәк керүен һәм мәдәният сараен беренчеләрдән булып махсус инфраструктура проектына кертүләрен белгәч, бик шатландык.

900 урынлык Зур театр залы үзенең масштабы һәм монументальлеге белән таң калдыра – элек биредә шәһәрнең барлык төп мәдәни вакыйгалары узган. Монда шулай ук түшәм тулысынча алыштырылган, стеналар яңартылган, тамаша залында утыргычлар алыштырылган, сәхнә идәне шомартылган һәм чистартылган, электр үткәргечләре алыштырылган.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас