-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 февраль , 19:25

Ике яклы хезмәттәшлек уңышлы булачак

Русия Президенты Владимир Путин узган атнада Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башлыгы Мөхәммәд Бән Зәид Әл Нахайян белән сөйләшүләр уздырды.

Ике яклы хезмәттәшлек уңышлы булачак
Ике яклы хезмәттәшлек уңышлы булачак

Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре, Якын Көнчыгыштагы актуаль вәзгыять һәм халыкара көн тәртибендәге башка мәсьәләләр каралды. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы хәбәр итте.

Гарәп иленең лидеры рәсми сәфәр белән килде. Элегрәк ул Русия Президентының инвестиция-икътисади хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Кирилл Дмитриевны кабул итте. Яклар икътисад, инвестицияләр һәм девелоперлык проектлары өлкәсендә үзара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Мәскәүдәге сөйләшүләр башланыр алдыннан Зур Кремль сараеның Георгий залында кунакның Русия дәүләте башлыгы белән рәсми очрашуы һәм Русия һәм Әмирлек делегацияләре әгъзаларын тәкъдим итү тантанасы узды. Тантана, шулай ук, рәсми фотога төшүне һәм ике илнең дәүләт гимннарын башкаруны үз эченә алган иде.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас