-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 февраль , 18:55

"Поле чудес"та автомобиль отты!

Бүген Людмила Мельникова өчен бөтен республика шатлана.

"Поле чудес"та автомобиль отты!
"Поле чудес"та автомобиль отты!
Межгорье шәһәрендә яшәүче Людмила Мельникова «Могҗизалар кыры»на башкорт балы, каен җиләге кайнатмасы, үз ансамбле һәм гармун белән килгән иде. Аңа «Приз» секторы эләкте. Леонид Якубович хатын-кызга 170 мең сум акчалата алырга тәкъдим итте. Ләкин ул характер күрсәтте, акчадан баш тартты һәм «кара тартма»ны сайлады.

"Бөтен авыл карый, бөтен Межгорье карый. Приз!" - диде Людмила Мельникова ышаныч белән.

Якташыбызның интуициясе көчле булып чыкты, чөнки тартма эчендә автомобиль ачкычлары ята иде.

"Ышаныгыз, могҗизалар була", - диде шоуда җиңүче. Котлыйбыз!

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас