-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 февраль , 10:49

Һәркайсыбыз җиңүгә үз өлешен кертергә тиеш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Бу җәһәттән Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина үз фикерен белдерде.

Һәркайсыбыз җиңүгә үз өлешен кертергә тиеш
Һәркайсыбыз җиңүгә үз өлешен кертергә тиеш

"Радий Хәбировның бу Юлламасы көчле чакыру буларак яңгырады. Әйе, безнең һәркайсыбыз кулдан килгәнчә җиңүне якынайтырга тиеш. Бу эш хәрбиләрның тырышлыгы белән генә чикләнми, җәмәгать оешмалары СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме чараларын тулыландыра.

Безнең җәмәгать эшлеклеләре кием-салым тегә һәм саклагыч маскировка челтәрләре үрә, күп кенә оешмалар юридик консультация белән тәэмин итә, СВО катнашучыларына дәүләт хезмәте алырга ярдәм итә. Күбрәк иҗтимагый оешмалар психологик адаптациягә һәм тернәкләндерүгә юнәлтелгән эшләрен көчәйтә, егетләрне тыныч тормышка яраклаштыра, аларны гаиләләренә һәм социаль мохиткә кайтара. Күп кенә оешмалар адреслы гуманитар ярдәм җыю һәм бүлү, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә һәм балаларны һәм үсмерләрне волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итә.

Иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге республикада гражданлык теләктәшлегенең һәм патриотизмның көчле чагылышына әверелде, хәрбиләрнең рухына һәм аларның гаиләләрендәге тотрыклылыкка турыдан-туры йогынты ясады.

Җәмгыятьнең бердәмлеге, бу елларда Җиңү өчен мөмкин булганның барысын да эшләүче кешеләр турында сөйләгәндә, төбәк Башлыгы «Беренче тирмә» төбәк проектын билгеләп үтте.

Миңа бу команданың бер өлеше булу, Луганск госпиталендә эшләү, безнең егетләрне карау, катлаулы мизгелләрдә аларга ярдәм итү бәхете тиде. Хатын-кыз волонтерларны, проект буенча хезмәттәшләремне зур җылылык белән искә алам. Анда булганнар - бурычы буенча түгел, ә йөрәге кушуы буенча баручылар.

Мин «Беренче тирмә»нең бер өлеше булуым белән чын күңелдән горурланам һәм үз хезмәте, кайгыртуы һәм тырышлыгы белән Җиңүне якынайтучы һәр хатын-кызга чын күңелдән рәхмәт белдерәм", - диде ул.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас