Конкурс плакат сәнгатенең бүгенге шартларда яңадан актуаль булуын күрсәтә. Визуаль форматлар яшьләр арасында аеруча популяр, ә плакат катлаулы фикерләрне кыска һәм эмоциональ итеп җиткерү мөмкинлеге бирә. Конкурс Русия Герое Сергей Ефремов истәлегенә багышлана. Жюри рәисе - танылган язучы-фантаст Сергей Лукьяненко.
Беренче сезон 2025 елның февраль–апрель айларында узды. Анда Русиянең 84 төбәгеннән һәм чит илләрдән якынча 3200 эш тәкъдим ителде. Катнашучыларның 73 проценты — 10нан 21 яшькә кадәргеләр. 13 номинациядә 39 җиңүче һәм «Русия өметләре» категориясендә 20 бала җиңүче дип танылды.
Иң яхшы эшләр узган елда Русиянең 30дан артык төбәгендә күргәзмәләрдә тәкъдим ителде, шулай ук Көнчыгыш икътисади форумда һәм «Территория смыслов» форумында күрсәтелде.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: mk.lpr-reg.ru