-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 февраль , 11:41

Ассамблея – интернациональ берлек ул

Мәскәүдә, Русия Иҗтимагый палатасында, Генераль ассамблея – Дөнья халыклары ассамблеясе әгъзаларының чираттагы гомум җыелышы үтте.

Ассамблея – интернациональ берлек ул
Ассамблея – интернациональ берлек ул

Дөнья халыклары ассамблеясенең генеральный секретаре, Русиянең ЮНЕСКО эшләре буенча дәүләт комиссиясе әгъзасы, икътисади һәм сәяси фәннәр докторы Андрей Бельянинов рәислегендә узган Генераль ассамблеядә узган елгы эшкә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар, шулай ук Ассамблея эшчәнлегенең төп өстенлекләре һәм юнәлешләре билгеләнде: https://eurasia-assembly.org/ru/news/assambleya-narodov-mira-podvela-itogi-proshlogo-goda-i-utverdila-plany-na-2026-god-kak-eto-bylo 

Генераль ассамблея эшендә Дөнья халыклары ассамблеясе әгъзасы, Евразия халыклары ассамблеясенең оештыру съездында катнашучы, Дөнья халыклары ассамблеясе әдәби советы әгъзасы, Халыкара һәм Русия премияләре лауреаты, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов та катнашты. 

 – Беренче көннәрдән мин Дөнья халыклары ассамблеясе белән бергә. Киләсе елда без аның 10 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Шушы еллар эчендә безнең Ассамблея абруйлы иҗтимагый оешмага әверелде һәм халыклар арасында тынычлык һәм дуслык хакына берләшкән иҗат кешеләренең чын мәгънәсендә интернациональ берлеге булып тора, – диде ул, форум турында фикерен белдереп, һәм оешма эшенең ничек башланганын искә төшерде: https://rospisatel.ru/sobytija2017/122.htm

 

 

 

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас