-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 февраль , 16:00

“Кара урман”га килегез!

Чын татар кайда яши? Казанда, Уфада, дөньяның башка шәһәрләрендә, диярсезме? Ә менә илебез башкаласының киң билгеле режиссеры, сценарист, продюсер Радик Кудояровның бу хакта үз фикере бар.

“Чын татар кешенең йөрәгендә яши!” – ди ул. Моны ул бөтен дөньяны таң калдырган герой-шагыйрь Муса Җәлил хакында искиткеч фильм төшереп исбат иткән. Бик тиздән “Кара урман” киң экраннарга чыгачак.

- “Кара урман” – тулысынча авторлык фильмы. Идея, сценарий, режиссура һәм продюсерлык буенча да, - ди Радик Кудояров. – Бу фильм очраклы булмаган хәлләрдән тукылган, дисәк була. Мондагы һәр күренеш, һәр эпизод артында бер билге ята...

Картинада чагылыш тапкан Муса Җәлилнең барлык шигырьләрен (берсеннән башка) режиссер үзе урыс һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән. Ул билгеләвенчә, моның сәбәпләренең берсе – фильмда яңгыраган шигырьләр экрандагы күренешләр белән тәңгәл килергә тиеш.

Бөек татар шагыйрен уйнау бәхете кемгә тигән соң? Муса Җәлил ролен Казандагы Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров бик оста башкарган.

- Мин аны режиссер буларак кына билгеләдем. Ә, гомумән, бу рольгә ул “өстән”, язмыш тарафыннан билгеләнгән, - ди фильм авторы. – Дөресен әйткәндә, бу фильмны төшерү каршылыкларны җиңү юлы булды. Бу хакта аерым бер әсәр тудырыга була...

Ләкин менә барлык каршылыклар җиңелгән, искиткеч фильм әзер. Ул инде бик күп мәртәбәле бүләкләр дә алырга өлгергән: Юрий Озеров исемендәге XXIII Халыкара хәрби кино фестивалендә иң яхшы уен киносы өчен Гран-при, иң яхшы режиссура (Радик Кудояров) һәм иң яхшы ир-егет роле өчен бүләкләр, “ASTI” фестивалендә (Италия) «Иң яхшы тулы метражлы фильм» исеме; “Алтын мөнбәр” XXI Казан халыкара кинофестивалендә “Прогресс идеяләренә тугрылык өчен" кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре призлары, шулай ук иң яхшы ир-егет роле өчен бүләк. Картина, шулай ук, “Ариано” (Италия) һәм «Северный характер» (Мурманск) кинофестивальләренең шорт-листларына кергән.

Аталышыннан үк чагылуынча, фильмның лейтмотивы булып татар халык җыры “Кара урман” тора. Картина бик “музыкаль җанлы”, аның кульминацион нокталарында төп геройларның корбан булуын гәүдәләндергән “Умырзая” җыры яңгырый. Шулай ук, фильмда Коръәннән “Ясин” сүрәсе дә кулланылган.

Бөек Ватан сугышында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең сынмас рухын, батырлыгын гәүдәләндергән картина Казан кинотеатрларына 12 февральдә чыгачак, Уфа тамашачысы фильмны 19 февральдән карый алачак. Шунысын да билгеләргә кирәк: тамашачы фильмда кайбер тарихи вакыйгаларның гаҗәеп бәйләнешен үзе өчен беренче тапкыр ачачак.

- Фильм үзегез теләгәнчә килеп чыктымы, эшегездән канәгатьсезме? – дип сорадым режиссердан.
- Моны мин тамашачы бәяләвеннән беләчәкмен, - диде ул, тыйнак кына.

Искиткеч фильм премьерасына күп калмады. Түземсезлек белән көтәбез!

 

“Кара урман”га килегез!
“Кара урман”га килегез!
Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас