Бу хакта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән чираттагы «Транспорт сәгате»ндә билгеле булды.
Көн тәртибендә - төбәкнең юл челтәрен яңарту мәсьәләләре булды. «Урал буе» юллар идарәсе башлыгы Дмитрий Горб республика территориясе буенча узучы федераль трассалардагы эшләрнең төп нәтиҗәләре турында сөйләде. Мондый участокларның гомум озынлыгы - 795,4 км.
- Норматив таләпләргә туры килүче юллар өлеше былтыр 79 проценттан 88 процентка кадәр артты. Бу трассаларда аварияләр саны кимүгә китерде, - дип билгеләде Дмитрий Горб.
Әйтик, узган елда федераль автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны - 23,9, ә зыян күрүчеләр саны 22,9 процентка азайган. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны да 18,3 процентка кимегән.
Фото: "Башинформ"