+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 Февраля , 12:00

«Профессионаллар» чемпионаты старт алды

Евразия мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы резиденты, М. Акмулла исемендәге педагогия университеты үз базасында Башкортстанда һөнәри осталык буенча «профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы ярышларын уздыра.

«Профессионаллар» чемпионаты старт алды«Профессионаллар» чемпионаты старт алды
«Профессионаллар» чемпионаты старт алды

Бу атнада югары уку йортында төп яшьтәге конкурсантлар өчен «Мәктәптә музыка укыту» һәм юниорлар өчен «Эшкуарлык» компетенциясе буенча мәйданчыклар эшли.

– Без Русия Президенты куйган максатка ирешү - кадрлар суверенитетын һәм илнең технологик лидерлыгын тәэмин итү өчен көчебезне берләштерәбез. «Профессионаллар» Бөтенрусия чемпионаты хәрәкәте кебек проектлар илебезнең кадрлар потенциалын – иң амбициоз җитештерү бурычларын хәл итәргә һәм заман таләпләренә җавап бирергә әзер югары класслы белгечләр буынын формалаштырырга ярдәм итә, – ди Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

«Мәктәптә музыка укыту» компетенциясендә Акмулла колледжының 2 һәм 3нче курс студентлары чыгыш ясый.

- Гадәттә чемпионатта безнең «музыкаль белем» белгечлеге студентлары катнаша иде. Ә быел беренче тапкыр студент – булачак башлангыч сыйныфлар укытучысы гариза биргән. Аңа катлаулырак булса да, ул бик тырыша һәм безнең музыкантлар белән тигез дәрәҗәдә чыгыш ясый. Балалар барысы да озак вакыт әзерлек узды, өч атна бик интенсив күнегүләр ясады. Һәм хәзер мәйданчыкта үзләренең барлык теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтәләр, - диде компетенциянең баш эксперты Славяна Смирнова.

Берничә көн дәвамында чемпионатта катнашучылар төрле биремнәр үти: иҗади батлда чыгыш ясый, фонограммалар яздыра, волонтерлар ярдәмендә музыка дәресләре үткәрә. Экспертлар булып БДПУ колледжы укытучылары чыгыш ясый. Аларның берсе - Валерия Литвиненко - күптән түгел үзе «Профессионаллар» чемпионатында катнашкан иде, ә хәзер студентларга чыгышларга әзерләнергә ярдәм итә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас