Башкортстанның ДАИ мәгълүматлары буенча, ирне Нефтекамадагы Энергетиклар урамында тоткарлаганнар. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре машина йөртүчедән алкоголь исе һәм аның сәер тотышын сизгән. Алкотестерда тикшерү 0,720 мг/л ачыклаган, бу — нормадан 5 тапкыр югарырак.
“Шевроле Клан” автомобилен махсус тукталышка урнаштырганнар. Ачыкланганча, бу чит ил машинасы еш кына хокук бозуларны теркәү камераларына эләккән. 2025 елның май ахырыннан октябрь башына кадәр машина йөртүче 76600 сумлык 52 штраф җыйган, нигездә, хәвефсезлек каешын эләктермәгән, тизлекне арттырган һәм стоп-линиядән чыгып киткән өчен. “Коллекция”гә исерек йөргән өчен 45 мең сум штраф өстәлгән.
Хәзер суд җыелган штрафларны икеләтә түләтү яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару турында карар кабул итәчәк.
Уфада күпфатирлы йорт ихатасында хәрәкәт иткәндә “Хендай Крета” водителе юлны чыгып барган 10 яшьлек баланы бәрдергән.
Җәрәхәтләнгән җәяүлене дәваханәгә китергәннәр. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Иглин районында автомобиль буаз пошины бәрдергән. Урынга ашыгыч рәвештә хайваннарны тернәкләндерү үзәге белгечләре чыккан, ләкин бахырны коткарып кала алмаганнар – поши алар килгәнче үлгән. Авариядә гаепле кеше вакыйга урыныннан качкан.