Караидел авылында район мәгълүмат үзәге өчен яңа бинаны ачу тантанасы булды. Ул « Республика Башкортостан» нәшрият йорты акционерлар җәмгыятенең үз акчасына кыска вакыт эчендә төзелде һәм төбәк тарихында мондый проектларның беренчесе булды.
Районның «Караидел» гәзите редакциясе бинасы 63 ел элек төзелгән һәм ул авария хәлендәге бинада эшли иде. Анда эшләү елдан-ел катлаулырак, хәтта куркыныч та була башлаган. Узган елның көзендә яңа бина төзелеше башланды, ул шул ук елның декабрендә тәмамланды.
- Караидел редакциясендә чын профессионаллар эшли, алар бөтен республика өчен мөһим булган темаларны һәм вакыйгаларны яктырта. Редакциянең иске бинасы авария хәлендә иде. Беренче чиратта модульле бинаны хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү өчен тергездек. Сезнең иҗади энергиягез монда яңа импульс алсын. Сезгә теләкләребез - югары казанышлар, тиражлар, социаль челтәрләрдә аудиторияне киңәйтү! - диде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa