Проект кысаларында 26 эшкуарга 45 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Акчалар туристлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән.
Субсидияләр ярдәмендә республикада ял базалары территорияләрендә өстәмә 23 прокат пункты булдырыла, аларда актив ял итү өчен төрле җайланмалар: чаңгы, чана, тимераяк, тюбинг, сноубордлар, шулай ук көймәләр, катамараннар, сапбордлар, велосипедлар һәм башка җайланмалар сатып алу мөмкинлеге бар.
Моннан тыш, эшкуарлар балалар өчен уен комплексы булдыру, яңа туристлык маршруты эшләү, пляжларны төзекләндерү, бассейнның ел әйләнәсендә эшләвен оештыру буенча өстәмә башлангычларны гамәлгә ашыра. Әлеге чаралар туристлык сервисы сыйфатын яхшыртуга һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләр спектрын киңәйтүгә ярдәм итә.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: pravitelstvorb.ru