-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 февраль , 12:04

Укучыларга Уфаның вузара кампусының эшләнмәләрен күрсәттеләр

Уфаның вузара студентлар кампусында урнашкан лаборатория галимнәре балалар өчен фәнни экскурсия үткәрде.

Укучыларга Уфаның вузара кампусының эшләнмәләрен күрсәттеләр
Укучыларга Уфаның вузара кампусының эшләнмәләрен күрсәттеләр

Яшь кунаклар өчен балаларны медицина фәненең заманча юнәлешләре белән таныштыру һәм үзләрен тикшеренүчеләр ролендә сынап карау мөмкинлеге бирү өчен тикшеренү мәйданчыклары ачылды.

Балаларга аддитив технологияләр лабораториясе, кече таргет молекулаларын, молекуляр гибридларны эзләү, кеше микробиомы һәм математик модельләштерү эшләрен күрсәттеләр. Балалар гамәлдә заманча җиһазлар күрделәр, «микро дөнья серләре» турында белделәр һәм гади, ләкин күрсәтмә экспериментлар башкардылар.

Мәсәлән, молекуляр гибридлар лабораториясендә укучылар үз куллары белән электрофорез өчен гель әзерләгән: порошокларны һәм сыеклыкларны төгәл үлчәргә өйрәнгән, җылытканда агарозаның болганчык катнашмадан үтә күренмәле желега әверелүен күзәткәннәр, ә аннары гельне пөхтә итеп формага салганнар һәм үрнәкләр өчен тишекләр ясаганнар. Оештыручылар сүзләренчә, мондый тәҗрибә химия, физика һәм биология арасындагы бәйләнешне практикада күрсәтергә ярдәм итә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас