+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 февраль , 09:55

Мәскәүгәчә барып җитсен туган йортның газиз җылысы!

18-28 февральдә «Башкортстаннан мәхәббәт белән» дип аталган республика акциясенең икенче этабы узачак.

Мәскәүгәчә барып җитсен туган йортның газиз җылысы!Мәскәүгәчә барып җитсен туган йортның газиз җылысы!
Мәскәүгәчә барып җитсен туган йортның газиз җылысы!

Аның максаты - Мәскәү университетларында белем алучы студентларга һәм аспирантларга посылкалар илтү.

200 посылка һәм 6 тонна йөк илтү планлаштырыла. Моның өчен ике логистик маршрут гамәлгә ашырылачак:
18-19 февральдә — Учалы, Белорет, Аскар, Сермән, Инҗәр, Уфа, Кушнаренко, Чакмагыш, Дүртөйле, Нефтекама, Агыйдел һәм ахыргы нокта — Мәскәү.

25-26 февральдә — Сибай, Баймак, Юлдыбай, Зилаер, Исәнгол, Морак, Күмертау, Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамак, Толбазы, Чишмә, Языково, Бүздәк, Туймазы, Октябрьский һәм шулай ук юлның ахыры — Мәскәү.

Акциянең төп максаты - студентларга адреслы ярдәм күрсәтү һәм туган як белән мәдәни-гаилә элемтәләрен саклап калу.

Анда катнашу өчен студентларга һәм аспирантларга әлеге ссылка аша теркәлү узарга һәм катнашучы анкетасын тутырырга кирәк:
assotsiatsiya-stude-event.timepad.ru/event/3615330

Акция студентлар һәм аспирантлар өчен генә үткәрелә һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас