-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 февраль , 09:29

Режиссерлар лабораториясе гөрләячәк

Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа проект башлады

Режиссерлар лабораториясе гөрләячәк
Режиссерлар лабораториясе гөрләячәк

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында беренче тапкыр режиссерлар лабораториясе үзенең эшен башлап җибәрде. Аның темасы – “Яңа код: күпмилләтле Русия пьесалары”. Русия халыклары бердәмлеге елы”на багышланган бу проектта урыс, татар, башкорт драматургиясе өстендә эш алып барылачак. Анда билгеле классик әсәрләр заманча яңгыраш алачак, бүгенге көн “телендә” куелачак. Эксперименталь проект бик күп ачышлар алып килер дип ниятләнә.

Гыйнвар ахырында проектны оештыручылар анда катнашучылар белән очрашты. Театрның баш режиссеры, Башкорт­с­танның халык артисты Азат Җиһаншин ассызыклавынча, театр үз фикереңне белдерергә мөмкинлек бирә. Ул, режиссер буларак, барыннан да элек хис-кичерешләргә бай булган кешене, бүгенге көн кешесен күрергә теләвен белдерде.
Азат Җиһаншин сайланган әсәрләрнең тирән эчтәлегенә, булачак эскизларның оригиналь­легенә һәм режиссерларга нинди сыйфатлар кирәклегенә басым ясады. Аның фикеренчә, театр белгечләре тарафыннан күптән әйтелгән “Вакыт. Урын. Коллектив” бердәмлеге бүген дә актуальлеген югалтмый. Шул турыда онытмаска кирәк. Бу бердәмлекнең тәңгәл килүе тамашачыларның йөрәгендә яңгыраш табачак һәм аларга үзләрен, бүгенге тормышыбызны, дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итәчәк. Ә ахырда әһәмиятле һәм истә калырлык әсәр тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Заһидуллина, үз чиратында, “лаборантларны” эш планы белән таныштырды. Ул һәр этапның бурычларын җентекләп аңлатты, эшне башкару вакытын билгеләде һәм конкурстан узган әсәрләрнең исемлеген яңгырат­ты: алар – Г. Тукай, “Шүрәле”; А. Островский, “Яшенле яңгыр” һәм “Бирнәсез кыз”; А. Чехов, “Аю”; Э. Галиев, “Тирес”; А. Гайдар, “Тимур һәм аның командасы”; А. Сисенбаев, “Безнең байлык”. Катнашучылар арасында, яшь режиссерлар белән беррәттән, танылган режиссерлар да бар – Гүзәл Абушахманова, Римма Харисова. Профес­сиядә үзләренең беренче адымнарын ясаучы режиссерлар – Илнур Ганиев, Эльмир Хәерт­динов, Альбина Миңне­баева, Лидия Леонтьева.
– Бер яктан, үзләрен күр­сәтергә омтылучы режис­серларның актив эзләнүен күрәбез. Икенче яктан – теат­р­ның эшен баета алырлык яшь, кыю, белемле һәм талантлы белгечләр эзлибез. Талантлы режиссерларга кытлык – актуаль проблема, һәм үз мөмкин­­лекләребезне тормышка ашырып кына калмыйча, коллективыбыз үсешенә яңа сулыш кертә алырлык иҗат кешесе табу кызыксындыра. Без экспериментлар ясарга һәм яңа идеяләр тәкъдим итәргә әзер режиссерлар белән хезмәттәшлек итү өчен ачык. Шулай ук, безнең өчен актерларыбызга үзләренең иҗади мөмкинлеген тормышка ашырырга ярдәм итү дә бик мөһим, – диде Гөлнур Халит кызы.
Лаборатория эше берничә этапта узачак. 18-20 февральдә эскизлар күрсәтү, фикер алышу һәм тамашачылар тавыш бирүе планлаштырылган. Катнашу­чыларның эше ике юнәлештә бәяләнәчәк: “Яшь режиссер эше” һәм “Танылган режиссер эше”. Җиңүчеләр 20 февральдә игълан ителәчәк.
Лаборатория кысаларында ике бүләк каралган: “Тамашачылар сөюе” – аның җиңүчесе тамашачылар тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак, һәм “Нур” театры призы” – Иң яхшы эшне театрның эксперт советы сайлап алачак. Соңгы номинациядә җиңгән эш алдагы елда тулыканлы спектакль дәрәҗә­сенә җиткерелеп, репертуарга кертеләчәк.

Гөлнур Усманова.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас