Көн тәртибендә - төбәкнең мәгариф учреждениеләрен саклауны көчәйтү мәсьәләләре.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада яшүсмерләрнең үз яшьтәшләренә һәм мәгариф учреждениеләрендә укытучыларга һөҗүм итүенең берничә очрагы булды. Шуңа бәйле рәвештә, аларның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк.
– Без хокук саклау органнары белән берлектә мәктәпләрне саклауны көчәйтү, шул исәптән аттестацияләнгән хезмәткәрләр әзерләү һәм бу юнәлешне финанслау мәсьәләләре буенча фикер алыштык, – диде Радий Хәбиров. - Уку йортларының хәвефсезлеге - уртак эшебезнең өстенлекле бурычы.
Фото: Башкортстан Башлыгы.