Руль артында 46 яшьлек хатын-кыз булган. Тикшерү вакытында анда исереклек билгеләре ачыкланган. Прибор аның чын халәтен күрсәтәчәген аңлап, ул тикшерү узудан баш тарткан. Алга таба тикшерү хатын-кызның машинага идарә итү хокукы да булмавын күрсәткән.
Ачыклануынча, суд карары белән 2025 елның июнендә ул шундый ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тарттырылган булган. Суд карары белән аны 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр һәм 45 мең сум штраф салганнар, өстәвенә, штраф әлегә кадәр түләнмәгән. Республиканың ДАИ мәгълүматлары буенча, хатын-кызның гамәлләре җинаять билгеләренә эләгә. Материалларны җинаять эше кузгату өчен тикшерү органнарына җибәргәннәр. Хәзер аңа тагын да катырак җәза яный.
Игътибар!
Узган елда республиканың ДАИ хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган 16,4 мең водительне тоткарлаган.
Башкортстанның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов белдерүенчә, аларга исерек хәлдә машина йөртүгә карата – 10,7 мең, медицина тикшеренүе узудан баш тарткан өчен – 4 меңнән артык, исерек килеш кабат руль артына утырган өчен 1492 административ материал төзелгән.
Шуңа карамастан, республиканың 27 районында исерек водительләр гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтендә үлем очраклары арткан. Алар арасында Әбҗәлил, Стәрлетамак, Ишембай, Белорет, Әлшәй, Архангель районнары аерым борчылу тудыра.
Шуны онытмагыз: профилактика эшендә дәүләт автоинспекциясенә telegram-бот зур ярдәм күрсәтә, анда битараф булмаган гражданнар юл кагыйдәләрен бозу фактлары турында актив хәбәр итә. Шулай, узган елда чат-ботка исерек водительләр турында 4000гә якын хәбәр кергән. Алынган мәгълүматлар буенча, 246 исерек водительне тоткарлаганнар. “Салмыш” водитель очрасагыз, битараф калмагыз, моның белән сезнең кемнеңдер гомерен саклап калуыгыз ихтимал!
Уфа районының Таптык авылы янында ике җиңел автомобиль – “Skoda Fabia” һәм “Geely Emgrand” катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан.
Бәрелешү нәтиҗәсендә “Skoda Fabia” автомобиле водителе, 1991 елгы хатын-кыз, транспорт чарасы салонында кысылып калган һәм автомобильдән үзе генә чыга алмаган.
Коткаручылар аның автомобилендә янгынны булдырмау өчен аккумулятор батареясын сүндергән, шуннан соң, гидравлик авария-коткару инструментын кулланып, зыян күрүчене чыгарган һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшырган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
“Система-112” мөрәҗәгатьләрне эшкәртү үзәгенә Туймазы районының Кандра авылы янында М-5 трассасында “Nissan Sunny” җиңел автомобиле һәм “Volvo” катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр килгән. Анда бер кеше зыян күргән.
Башкала дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Уфаның Октябрь районында Сама-
ра – Уфа – Чиләбе трассасы буйлап хәрәкәт иткәндә прицеплы “MAN” маркалы йөк машинасы каршы килүче “Лада Гранта” автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң йөк машинасы идарәне югалткан һәм башта – юл киртәсенә, ә аннары электр баганасына бәрелгән.
Ике транспорт чарасы да зыян күргән, йөк машинасы водителен җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатканнар. Әлеге факт буенча административ тикшерү бара.
Резида ВӘЛИТОВА.