Башкортстан Тикшерү комитеты Уфаның «Планета» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге бәйрәм чарасыннан соң җинаять эше кузгаткан. Исегезгә төшерәбез, сәүдә үзәгендә түшәмнән 7 мең зур шар ташладылар, шуларның 20се эчендә бүләкләр яшерелгән иде.
Акция нәтиҗәсендә шау-шу башланган, кешеләр бер-берсен таптаган хәтта - нәтиҗәдә яшүсмергә 17нче балалар дәваханәсендә гипс салганнар, шуннан соң дәваланырга өйгә кайтарып җибәргәннәр, ә 21нче дәваханәгә озатылган яшь хатынның аягы сынган. Хәзер аңа берничә операция кирәк булачак, ди белгечләр.
- Без анда балаларыбыз матурлыкны күрсен, дип барган идек. Нәтиҗәдә бик каты курыктылар. Ярый янымда ирем бар иде, ул ярдәмгә килде. Тагын берничә кеше ярдәм итте. Арытаба бер сәгатьтән артык ашыгыч ярдәмне көттек, - ди ул.
"Русия Тикшерү комитетының Уфа Октябрь районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү турындагы статья буенча җинаять эше кузгатылган. Булган хәлнең барлык шартлары ачыклана, шаһитлардан сорау алына, кирәкле документлар табыла, суд экспертизалары билгеләнә, чараны оештыручыларның һәм хәвефсезлекне тәэмин итү өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирелә, — диделәр ведомствода.
Фото: Башинформ