+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 февраль , 05:59

Алтын "гаишник"ка - 23 ел?

Илдус Шәйбәковка кагылышы җинаять эшен карау тәмамлана, хөкем ителүченең соңгы сүзен тыңлыйсы гына калган.

Алтын "гаишник"ка - 23 ел?Алтын "гаишник"ка - 23 ел?
Алтын "гаишник"ка - 23 ел?

Прокуратура мәгълүматлары буенча, дәүләт гаепләүчесе Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсенең районара теркәү-имтихан бүлегенең элекке начальнигы Илдус Шәйбәков өчен 1 ел иректән чикләү белән 23 ел катгый режимлы холык төзәтү колониясе һәм 5 млн күләмдә штраф түләтүне сораган. Моннан тыш, “алтын гаишник”ны ”полиция подполковнигы” махсус дәрәҗәсеннән, хокук саклау органнарында власть вәкиле функцияләре белән бәйле вазыйфа биләү хокукыннан 10 елга мәхрүм итәргә телиләр.

Республика Дәүләт автоинспекциясенең элекке хезмәткәре Илдус Шәйбәков (аны республикада “алтын гаишник” дип йөртәләр) һәм аның җинаятьтәшләре Русия Җинаять кодексының берьюлы берничә мәддәсе буенча гаепләнә. Аерым алганда, хезмәт урыныннан файдаланып кылынган җинаятьчел бергәлек оештыруда һәм анда катнашуда, оешкан төркем составында вазыйфа биләүче кешеләрнең шактый күләмдә ришвәт алуында, ришвәт алуда һәм вазыйфа вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә, Шәйбәковтан тыш, аның белән бергә Дәүләт автоинспекциясендә хезмәт иткән тагын җиде җинаятьтәше эләккән.

Фото: "Честно говоря"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас