-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 февраль , 17:09

Юлда янә үлем

Коточкыч авариядә яшь кызның гомере өзелгән.

Юлда янә үлем
Юлда янә үлем

Бүген төнлә, 17 февральдә, Туймазы районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Тулырак мәгълүматны ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәте «Урал» М5 автоюлының 1349нчы чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, "Lada Granta" автомобиленең 25 яшьлек водителе каршы як полосага чыккан һәм "Volvo" маркалы зур йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе шул урында үлгән. Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык детальләре дә ачыклана.

Фото: ЮХХДИ

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас