+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 февраль , 11:48

Ерак юлга чыкмагыз!

Сак булыгыз, иртәгә көчле җил фаразлана.

Ерак юлга чыкмагыз!Ерак юлга чыкмагыз!
Ерак юлга чыкмагыз!

"Иртәгә, 20 февральдә, республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында секундына 26 метрга кадәр җитәчәк көчле җил, кар явуы, урыны белән буран булуы, юлларга кар көртләре салуы, бозлавык булуы көтелә", - дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Машина йөртүчеләргә коткаручылар мөмкин булганча сәфәрләрдән баш тартырга, тизлекне киметергә, дистанцияне арттырырга, автомобильләрне агачлар, реклама щитлары һәм электр тапшыру линияләре янында туктатмаска киңәш ителә.

Җәяүлеләргә какшаган конструкцияләрне һәм агачларны читләтеп үтәргә кирәк. Бозлавык аркасында юлларда бик сак булырга.

Шәхси сектор халкына ишегалларыннан һәм балконнардан җил һавага күтәрә ала торган предметларны алырга киңәш итәләр. Электр сүнгән очракта фонарьлар һәм зарядлау җайланмалары әзерләргә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас