+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 февраль , 13:15

Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Бүген «Башкортостан» дәүләт концертлар залында республика Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады. Төбәк җитәкчесе Башкортстан халкын әлеге истәлекле дата белән котлады һәм фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне белән котладыРадий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне белән котлады

"Бүген монда - республикабызның горурлыгы. Үз гомерләрен Ватанны саклауга багышлаучылар - хәрбиләр, запастагы офицерлар, Кораллы Көчләр ветераннары, көч структуралары вәкилләре. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын, һәлак булган геройларның туганнарын чын күңелдән сәламлим. Сезгә түбәнчелек белән баш иябез!" - диде Башкортстан Башлыгы.

Республика Башлыгы фикеренчә, безнең көннәрдә ир-егетләрнең традицион бәйрәме аеруча зур мәгънәгә ия, Ватанны саклаучыларның бердәмлеге символына әверелә.

Башкортстан Башлыгы Югары Башкомандующий куйган бурычларны намус белән үтәгән СВО ветераннарына рәхмәт белдерде.

- Сез тагын Башкортстанның каһарманнар ватаны булуын исбатлыйсыз - диде ул. - Барлык геройларыбыз, исемле батальон сугышчыларының, иреклеләрнең, контрактчыларның батырлыклары белән горурланабыз. Мобилизация кысаларында хәрби хезмәткәрләр сафына чакырылганнар турында аерым хис белән сөйлибез. Алар арасында төрле һөнәр ияләре – укытучылар, инженерлар, медицина хезмәткәрләре, аграрийлар, мәдәният эшлеклеләре бар. Аларның күбесе батырлык һәм ныклык үрнәкләре күрсәтте. Барлык геройларыбызның исән-сау һәм Җиңү белән өйләренә кайтуын көтәбез!

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас