+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 февраль , 02:40

Сиреналарны кабызачаклар

4 мартта Башкортстанда халыкка хәбәр итүнең төбәк системасын комплекслы тикшерү узачак.

 Сиреналар һәм тавыш көчәйткечләр кабызылачак, шулай ук махсус хәбәрләрне трансляцияләү өчен теле-һәм радиоканалларны тотып алу оештырылачак.

Республика халкыннан тынычлык саклауны сорыйлар. Эфирда мондый мәгълүмат яңгыраячак: "Халыкка хәбәр итү системасының әзерлеген тикшерү үткәрелә! Тынычлык саклавыгызны үтенәм!”

Чара Русия Хөкүмәтенең 2023 елның 17 маендагы 769 санлы карары нигезендә үткәрелә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас