Сез - барлык вакытларда да безнең ышанычлы таянычыбыз. Һәрвакыт шундый ук кыю, тәвәккәл һәм көчле рухлы булып калуыгызны телибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар, зур казанышлар һәм лаеклы җиңүләр юлдаш булсын.
Егетләребез, егетләр,
Лачыннар, бөркетләр сез.
Алтыннан гына коелган
Бөртекләр кебекләрсез.
Егетләр, егетләр сез.
Уңган да сез, булган да сез,
Батыр да сез, егетләр!
Безгә терәк һәм таяныч
Бит ул сезнең кебекләр!
Бәйрәм белән, егетләр!