-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 февраль , 17:36

Чокырлар исәпләнәчәк һәм ямалачак

Башкортстанда төбәк һәм урындагы әһәмияттәге юллардагы җитешсезлекләрне санлаштыруны майга кадәр тәмамлаячаклар.

Чокырлар исәпләнәчәк һәм ямалачак
Чокырлар исәпләнәчәк һәм ямалачак

Республика Хөкүмәтендәге атналык оператив киңәшмәдә язгы чорда төбәк юлларында чокырларны ремонтлауга әзерлек турында фикер алыштылар. Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова хәбәр иткәнчә, 2025 елда, юл инфраструктурасын контрольдә тоту һәм планлаштыруның автоматлаштырылган системасы (СКПДИ) мәгълүматлары буенча, республика юлларында 113 450 дефект бетерелгән. СКПДИ һәр ачыкланган җитешсезлекнең статусын күзәтергә һәм аларны бетерү вакытын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Быел бу системада эш дәвам итәчәк. Төбәк әһәмиятендәге юлларда ачыкланган җитешсезлекләрне теркәү гыйнвардан башланды һәм 1 майга кадәр тәмамланырга тиеш. Ә чокырларны 1 июньгә кадәр ямаячаклар.

Кыш һәм яз көннәрендә температура үзгәрү чорында юл өслегенең авария хәлендәге зарарлануын оператив рәвештә бетерү өчен «Башкиравтодор» компаниясе салкын асфальт-бетон катнашма ясый. ДРСУларга 2200 тоннадан артык салкын асфальт таратылган.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас