+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 февраль , 16:36

Коммуналь инфраструктура яңара

Башкортстанда коммуналь инфраструктураны яңарту буенча федераль проектны гамәлгә ашыралар.

Коммуналь инфраструктура яңара
Коммуналь инфраструктура яңара

Башкортстанда коммуналь инфраструктураны яңарту буенча федераль проект кысаларында быел 1,1 млрд сумга 46 җылылык, су белән тәэмин итү һәм су агызу объекты капиталь ремонтланачак һәм төзеләчәк. Бу хакта республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова төбәк Башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

Шулай ук быел төбәкнең ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары бюджеттан тыш акчалар хисабына 34 муниципалитет территориясендә 65 инвестиция программасын гамәлгә ашырырга планлаштырган. Эшләрнең гомум бәясе - 3,8 млрд сумнан артык. Мисал өчен, Уфада Рыльский урамы буенча җылылык магистрале участогын, Зорге урамы буенча суүткәргечне һәм Посадская һәм Блюхер урамнары буенча канализация коллекторларын яңартачаклар.

Моннан тыш, 2025-28 елларда республикада өстәмә рәвештә 4,3 млрд сумлык җиде коммуналь инфраструктура объекты төзеләчәк һәм 11 объект тәртипкә китереләчәк. Аерым алганда, Благовещенда эчәргә яраклы су резервуарларын урнаштыру белән магистраль суүткәргечнең беренче этабын төзү планлаштырылган, ә Краснокама районында – 20 чакрымнан артык суүткәргеч.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас