+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 февраль , 06:40

Мостай Кәрим һәйкәленә килеп бәрелгән

Әллә исерек булганмы?

Мостай Кәрим һәйкәленә килеп бәрелгәнМостай Кәрим һәйкәленә килеп бәрелгән
Мостай Кәрим һәйкәленә килеп бәрелгән

Уфада 22 яшьлек «Субару Форестер» водителе Мостай Кәрим һәйкәле янында авария ясаган. Юл-транспорт вакыйгасы бүген иртәнге сәгать җидедә булган. Башкала автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, ул Ленин урамы ягыннан барган, ә Киров һәм Мостай Кәрим урамнары чатын узгач, һәйкәлнең гранит коймасына килеп бәрелгән.
Зыян күрүчүеләр юк.

ДАИ хезмәткәрләре авариядә гаепле кешегә исерү халәтенә медицина тикшеренүе узарга тәкъдим иткән, әмма егет баш тарткан. Аңа бу таләпне үтәмәгәне өчен протокол төзегәннәр.

Билгеле булганча, элегрәк тә егет исерек хәлдә руль артына утырган һәм водитель хокукларыннан мәхрүм ителгән булган, шуңа полицейскийларның бу юлы да аның исерек булуы ихтимал дип шикләнергә нигезе бар. Кабат хокук бозган өчен җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас