Узган елда предприятиедә балалар һәм өлкәннәр өчен 2,6 мең тонна продукция җитештерелгән. Моның өчен 3 268 тонна сөт эшкәртелгән.
- Сату географиясен киңәйтүне дәвам итәбез, хәзер «Сөт кухнясы» продукциясе «Ашан» кибете киштәләрендә дә пәйда булды, башка сәүдә челтәрләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барабыз, – диде Азат Әскаров. – Былтыр Башкортстанда «Сөт кухнясы» проекты федераль дәрәҗәдә кызыксыну уятты. Стәрлетамактагы җитештерү бүлекчәсендә Федерация Советының эш төркеме булды. Предприятиенең әйдәп баручы хезмәткәрләрен ташламалы категориядәге халыкны махсуслаштырылган азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен дәүләт стандартын эшләү буенча эксперт советына керттеләр.
Быелга планнарда - республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә гәүдә авырлыгы дефициты булган балаларны югары аксымлы продукция белән тәэмин итү проектын эшләтеп җибәрү, йомшак һәм ярым каты сырлар җитештерүне арттыру, Югары Кыйгы авылы мәйданчыгында кымыз продукты чыгара башлау.
Өстенлекле бурычлар арасында - көндәшле продукция чыгаруны арттыру һәм республика бюджетына йөкләнешне киметү максатында җитештерүне этаплап реструктуризацияләү.
- Табышны җитештерү чыгымнарына бүлү бюджет акчаларын экономияли, - дип ассызыклады Азат Әскаров. - Алдагы биш елда коммерция эшчәнлеген үстерәчәкбез һәм өлкәннәр өчен продукция җитештерәчәкбез. 2030 ел ахырына әзер продукция күләмен – 4 мең тоннага, табышны – 421 миллион сумга, ә эшкәртелә торган чимал күләмен 5,5 мең тоннага кадәр арттырырга планлаштырабыз.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, «Сөт кухнясы» проекты алга таба үсеш кичерә.
- Идеалда - предприятие тулысынча мөстәкыйль булсын һәм үзе акча эшләсен. Моңа омтылыгыз, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.