-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 февраль , 22:24

Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары "Китап" кибетендә булды

Уфага Чиләбе өлкәсеннән губернатор Алексей Текслер җитәкчелегендәге делегация килде. Бүген Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Зюсь "Китап" кибетендә булды.

Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары "Китап" кибетендә булды
Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары "Китап" кибетендә булды

Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев китап яңалыкларын тәкъдим итте. Сергей Зюсь басмаларның сыйфатын һәм дизайнын югары бәяләде.

Агымдагы елда урыс телендә Камса Мортазин әзерләгән «Чиләбе башкортларының рухи дөньясы» китабы дөнья күрәчәк. Антологиядә Чиләбе өлкәсе башкортларының рухи мәдәнияте буенча тарихи-биографик һәм әдәби-туган якны өйрәнү материаллары тәкъдим ителәчәк.

Очрашу барышында "Китап" нәшрияты директоры Эльмира Хәйретдинова сөйләгәнчә, "Китап" продуктларын Аргаяш авылында һәм Чиләбенең өч ноктасында сатып алырга мөмкин.

Сергей Зюс шулай ук «Республика Башкортостан» нәшрият йорты» генеральный директоры Зөлфия Рәхмәтуллина белән республика басмаларының ассортименты белән танышты. Сергей Валерьевич аларның төбәгендә 38 муниципаль гәзит чыгарылуы турында сөйләде. Аны Башкортстан басмаларының күптелле булуы гаҗәпләндерде: гәзит-журналлар алты телдә чыга. Чиләбе өлкәсендә дә тел сәясәтенә аерым игътибар бирелә.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас