Белорет районында Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорск трассасында төнлә үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, "Lada Largus" машинасының 25 яшьлек водителе борылышта автомобильгә идарә итә алмыйча, юл читенә чыгып очкан. Арытаба машина әйләнеп чыккан.
20 яшьлек пассажир урында һәлак булган. Салонда тагын биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, табиблар аларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаткан.
Дәүләт автоинспекциясе авария факты буенча тикшерү үткәрә. Тикшерүчеләр юл-транспорт һәлакәтенең төгәл шартларын һәм сәбәпләрен ачыклый.
Фото: ЮХХДИ