-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 февраль , 19:20

Башкортстан тәҗрибәсе - күршеләргә үрнәк!

Чиләбе өлкәсе преференциаль территорияләрне үстерү буенча Башкортстан тәҗрибәсеннән файдаланачак.

Башкортстан тәҗрибәсе - күршеләргә үрнәк!
Башкортстан тәҗрибәсе - күршеләргә үрнәк!

Чиләбе өлкәсе вәкилләре «Алга» махсус икътисади зонасының (МИЗ) бишенче мәйданчыгы - «Уфа» индустриаль паркы резидентлары эшчәнлеге белән танышты. Визит нәтиҗәләре буенча кунаклар киләчәктә МИЗ үсеше, резидентлар җәлеп итү, инфраструктура объектлары һәм җитештерү биналары булдыру буенча республика тәҗрибәсен кулланачакларын билгеләп үтте.

Өлкә вәкилләре түбәндәге компанияләрнең җитештерү мәйданчыкларында булды: «Россильбер» (индустриаль буяулар, майлау һәм майлау-суыту сыеклыклары), «Амкодор-Агидель» (ашлык киптерү техникасы), «РБ Моторс» (махсус техника).

Инвестицион инфраструктураны үстерү - Башкортстан икътисади сәясәтенең төп векторларының берсе. Инвесторларга уңайлы булсын өчен республикада мәйданчыклар һәм режимнарның комплекслы системасы булдырылган.

Моннан тыш, визит вакытында җир кишәрлекләре бирү, коммуналь инфраструктура төзү, аңа резидентларны тоташтыру турында да фикер алыштылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас