

Сукырлар җәмгыяте - республикада инвалидларның иң өлкән һәм иң актив оешмаларының берсе. Гасырдан артык ул сукыр кешеләрнең тормышын яхшырту, аларны укыту һәм эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә. Хәзер җәмгыять күрү сәләте буенча 5 мең инвалидны берләштерә, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар.
"Оешма ышанычлы рәвештә алга бара һәм бай эш тәҗрибәсенә ия. Бүген СВОдан кайтучы егетләргә зур ярдәм күрсәтелә. Күпләр монда тату гаилә, ярдәм күрсәтүче кешеләр тапкан. Инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучыларга рәхмәт»,-дип билгеләп үтте Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте вице-президенты Александр Коняев.
Күрү сәләте буенча инвалидларга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү турында гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Арсланов һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Сәүбанова сөйләде. Бу реабилитацияләүнең техник чараларын бирү, шифаханәләрдә сәламәтләндерү, социаль туризм һәм башкалар.
- Менә инде бер гасыр сезнең оешма авыруның кулларны төшерергә сәбәп түгеллеген исбатлый, җәмгыятькә ничек файдалы булырга икәнен күрсәтә. Сезнең күбегез волонтерлык хәрәкәтендә, СВО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаша, кайтучы сугышчыларга ярдәм итә. Сезгә көч, шундый ук активлык һәм оптимизм телим", - дип ассызыклады Русия Герое Денис Чернавин.
Фото: "Башинформ"