Бүген Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең VI хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада бер төркем милләттәшләребезгә, хезмәттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Алар арасында "Кызыл таң" гәзите журналисты, басмабызның Тәтешле, Борай районнары һәм Нефтекама шәһәрендәге үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханованың булуы - безнең өчен зур горурлык. Гөлнарабыз "Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре" исеменә лаек булды.
Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез! Киләчәктә дә милләтебез өчен шулай янып эшлә һәм яшә, Гөлнара!