-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 февраль , 17:24

Милләтнең газиз улына олы хөрмәт күрсәтелде

"Башкортостан" дәүләт концерт залында милли-мәдәни автономия конференциясенең тәүге өлеше тәмамланганнан соң, анда катнашучылар Уфа "Нур" татар дәүләт театры алдында урнаштырылган Габдулла Тукай һәйкәле янына юлланды.

Милләтнең газиз улына олы хөрмәт күрсәтелде
Милләтнең газиз улына олы хөрмәт күрсәтелде

Бүген «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе узды.

Рәсми чараларның беренче өлеше тәмамланганнан соң, автономия җитәкчелеге, хөрмәтле кунаклар һәм җыен делегатлары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Алар милләтебезнең сөекле улы, бөек шагыйребезне олы хөрмәт белән искә алды, аның олуг шәхесе һәм искиткеч мирасы алдында баш иеп, һәйкәленә чәчәк гөлләмәләре салды.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас