-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 февраль , 13:20

"Зур канәгатьлек, дулкынлану, киләчәккә өметләр белән килдем"

"Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе конференциясенә зур канәгатьлек, дулкынлану һәм киләчәккә өметләр белән килдем" - диде Илшат Насипов.

"Зур канәгатьлек, дулкынлану, киләчәккә өметләр белән килдем"
"Зур канәгатьлек, дулкынлану, киләчәккә өметләр белән килдем"


“Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе урынбасары, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Сәхиятулла улы VI хисап-сайлау конференциясе эше хакында үз фикерен белдерде.

"Канәгатьлек белән, чөнки оешма эшендә катнашлыгым бар. Мәгариф өлкәсе өчен жаваплы буларак, туган телне саклауга һәм өйрәнүгә кулымнан килгәнчә үз өлешемне кертергә тырышам. Дулкынлану тоям, чөнки мондый чара җаваплы эш булса да, уңышлар бар, бу бик шатлыклы, һәм шуңа бәйрәм төсе ала.

Киләчәккә өметләр кабул ителгән карарлар, республика татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын тормышка ашыруда башкарыласы эшләр белән бәйле.

Автономия республика иҗтимагый тормышында иң актив оешмалардан санала. Башка татар оешмалары да аңа тартыла, бик күп чаралар уртак тырышлык белән башкарыла. Республика җитәкчелеге дә, урыннарда да оешманы таныйлар. Федераль автономия җитәкчелеге дә моны белә, хуплый һәм даими ярдәм күрсәтә. Аңлашыла, монда башкарма комитетның нәтиҗәле эшчәнлеге һәм аның рәисе Римма Үтәшеваның абруе, оештыру сәләте зур роль уйный", - диде ул.

Фото: Динар Кәлимуллин.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас