+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 Марта , 01:42

«Дубайда калган туристларга сабырлык телим»

Дубайда яшәүче җырчы Илназ Сафиуллин социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язылучылары белән элемтәгә чыккан. Ул ниләр сөйләгән?

«Дубайда калган туристларга сабырлык телим»«Дубайда калган туристларга сабырлык телим»
«Дубайда калган туристларга сабырлык телим»

Соңгы көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге вазгыятькә бәйле төрле яңалыклар дөнья күрә. Корбаннар барлыгы турында да хәбәр итәләр.

- Тормыш кайный. Безнең тәрәзәдән Әл-Хәил-Роуд трассасы күренеп тора, - ди бу җәһәттән Илназ Сафиуллин. - Аннан тәүлек буе транспорт йөреп тора. Менә шушы трассада хәрәкәт туктаса, борчылырга сәбәп булыр иде, бәлки. Интернет, сәүдә үзәкләре эшли. Һава һөҗүменә каршы системалар эшли, без беренче тапкыр аның эшен үз күзләребез белән күрдек. Дубайда калган туристларга сабырлык телим, 2-3 көннән күк йөзен ачарлар дип өметләнәм. Мәктәпләрне 3 көнгә дистанцион укуга күчерделәр. Тулаем, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хәлне контрольдә тота. Азык-төлек буенча бернинди тоткарлыклар юк. Социаль челтәрдә таралган хәбәрләрнең күбесе фейк. Гарәп Әмирлекләреннән китүчеләрдән юл тыгыны җыелган, дигән хәбәр дөрес түгел. Бу – көндәлек гап-гади тыгыннар. Бурдж-Хәлифәгә бәйле видеоязмаларда ул бинага охшаган әйбер дә юк. Шәхсән мин оптимизм сакларга тырышам.

Илдә калган туристларга саклык чараларын үтәргә, үзләре белән кирәкле документларны, акча, пауэрбанклар, берничә көнгә җитәрлек азык-төлек, су һәм дарулар запасын алып йөрергә киңәш ителде. Илдән даими эвакуация рейслары белән китү әлегә мөмкин түгел. Генераль консуллык коры җир чиге аша чыгуны иң соңгы чара буларак кына карарга киңәш итә.

Иранда калган гражданнарга Әрмәнстан аша коры җир чиге буенча эвакуация тәкъдим ителде. Русия гражданнары өчен Иран-Әрмәнстан чиген үтү ирекле, чит ил паспорты гына кирәк. Аннары Ереван яисә Гюмри аэропортларыннан Русиягә очарга мөмкин.

Бәхрәйн, Согуд Гарәбстаны, Гыйрак һәм Иорданиядәге туристларга урындагы хакимият күрсәтмәләрен үтәргә, куркыныч туган очракта сыену урынына барырга кушылды. Бәхрәйн аэропорты да чикләүләр алынганчы ябылган, рейслар статусы авиакомпанияләр сайтлары аша күзәтелергә тиеш.

Таиланд һәм Шри-Ланкада булып, Якын Көнчыгыш илләре аша кайтырга тиешле русиялеләргә рейс статусы турында белешү өчен ашыгыч рәвештә авиакомпания, яки туроператор белән элемтәгә керергә киңәш ителә. Кайбер очракларда туристларга куркынычсызрак маршрутлар — мәсәлән, туры рейслар, яки Кытай аша очу сайларга киңәш итәләр.

Сейшел утрауларында, Көньяк Африка Республикасында һәм Һиндстанда калган гражданнарга да авиакомпания белән элемтәгә керергә һәм рейс статусы ачыкланганчы аэропортка бармаска киңәш ителә. Шулай ук консуллык исәбенә басарга һәм Әмирлекләр белән Катар аша рейслар тоткарлану ихтималлыгын исәпкә алырга кирәк. Һиндстандагы туристлар илдә булу вакытын Чит ил гражданнарын теркәү буенча төбәк бюросы аша озайта ала.

Шулай ук, Илназ Сафиуллин, Дубайдагы туристларга мөрәҗәгать итеп: “Авыр хәлдә калсагыз, языгыз, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышырбыз”, - дигән.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас