-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 март , 19:50

Чишмәдә “ВкусЛайн” заводын яңарттылар

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында «ВкусЛайн» балалар һәм диетик туклану заводында булды, анда яңа цехлар ачылды. Чишмә предприятиесе продукцияне республиканың мәгариф учреждениеләренә җибәрә.  

Чишмәдә “ВкусЛайн” заводын яңарттылар
Чишмәдә “ВкусЛайн” заводын яңарттылар

Компания үз эшен 2017 елда төбәкнең уку йортларында кайнар туклануны оештыручы сыйфатында башлаган. 2020 елда предприятие производствоны яңартуга 130 миллион сумнан артык акча керткән, ә узган елда яңа биналар сатып алган, бу җитештерелүче продукция күләмен 90 позициягә кадәр арттырырга мөмкинлек биргән. Болар - ит һәм балык ярымфабрикатлары, кулинария, десертлар, балалар һәм өлкәннәр өчен махсуслаштырылган туклану. Чимал белән Башкортстан предприятиеләре тәэмин итә. 2024-30 елларда «ВкусЛайн» үсешенә инвестицияләрнең гомум күләме 960 миллион сумнан артып китәчәк.

Социаль туклану предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе, республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина заводның балалар һәм диетик туклану бренды астында продуктлар җитештерүне арттыру өстендә актив эшләвен, уникаль рецептуралар һәм сыйфатның катгый стандартларын тәкъдим итүен билгеләп үтте. Шулай ук, биредә продукцияне сәүдә челтәрләре һәм маркетплейслар аша сату мәсьәләсе дә карала.

Радий Хәбиров җитештерү биналарын, кондитер эшләнмәләре, консервланган продуктлар, туңдырылган ит, он ярымфабрикатлары цехларын карады, шулай ук әзер продукция, шул исәптән милли камыр ризыклары күргәзмәсе белән танышты.

– Зур товар әйләнешле предприятие эшләтеп җибәрдек, - диде республика Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә. - Хәтерлим, берничә ел элек мәктәп туклануы буенча шикаятьләр күп булды – тәмле әзерләмәдек, азык-төлек блоклары базасы үсмәде. Бу мәсьәлә белән без тыгыз һәм җитди шөгыльләндек. Һәм хәзер без балалар өстәлләрендә яхшы, сыйфатлы Башкортстан продукциясе булуга ирештек. Без вәзгыятьне тотрыклыландыра алдык - контроль системасын җайга салдык, профильле учреждение булдырдык, ә ата-аналарны шикаятьләргә оператив җавап бирү өчен безнең союздашлар иттеләр. Былтыр без 700 мең баланы ашаттык, ә шикаятьләр 46 гына иде. Әгәр элек күпме мөрәҗәгать килгәненә карап фикер йөртсәк, бу, гомумән, юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә бездә билгеле бер канәгатьлек бар, тик мин төгәл беләм, кайбер процесслар даими игътибар һәм контроль таләп итә.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас