+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 март , 13:10

“Киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлыйбыз”

Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов белән әңгәмә.

“Киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлыйбыз”
“Киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлыйбыз”
Илебездәге катлаулы вәзгыятькә карамастан, узган елда Авыргазы районы барлык өлкәләрдә дә алдынгылыкны саклады. Бу уңай социаль-икътисади күрсәткечләр районның тотрыклы үсешен һәм киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлавын күрсәтә. Әлбәттә, алар район халкы яшәешендә дә чагылыш тапмый калмый. Авыргазылылар киләчәккә нинди максатлар куеп яши? Район хакимияте башлыгы Арслан ШӘҺӘРЕТДИНОВ белән әңгәмәдә без узган елның истә калган вакыйгаларын, казанышларын барладык, бу елга планнар турында сөйләштек.

– Арслан Нәзирович, сүзебезне бүген иң мөһим һәм төп темаларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәмнән башласак, дөрес булыр. Белеп-күреп торабыз: районда бу эш югары дәрәҗәдә оештырылган, авыргазылылар Җиңүне якынайтуга зур көч сала.
– Әйе, 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларча һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү район хакимияте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Бу эш “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы, волонтер штаблары һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә алып барыла. Район халкы илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләргә барлык яклап та ярдәм күрсәтә. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Авыргазы районыннан 26 гуманитар колонна озатылды. Шул исәптән, 100дән артык автомобиль, мотоцикл һәм квадроцикл, генераторлар, квадрокоптерлар, тепловизорлар һәм башка бик күп корылмалар. Шулай ук, 1800дән артык маскировка челтәре, төзелеш материаллары, медикаментлар, азык-төлек, шәхси посылкалар озатылды. Моңардан тыш, аерым яугирләрнең соравы буенча да әйберләрне даими җибәреп торабыз.
Бу уңайдан район оешмалары коллективларына, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, эшкуарларга, иҗтимагый оешмаларга, волонтер штабларына һәм гомум эшкә өлеш керткән район халкына чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.
– Яугирләрнең гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелә һәм алар, башлыча, нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә?
– Шәхсән үзем һәм урынбасарларым яугирләрнең гаиләләре белән даими очрашып торабыз. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый. “Ватанны саклаучылар” фонды белән берлектә 600дән артык яугирнең һәм гаилә әгъзаларының мөрәҗәгатьләре буенча эш алып барылды. Авыл биләмәләре башлыклары һәм район оешмалары да хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтә. Утын китерелә, газ үткәрүдә, коммуникацияләргә тоташтыруда, документларны рәсмиләш­терүдә, биләмәләрне төзекләндерүдә булышлык итәбез.
Шул ук вакытта махсус хәрби операциядән кайтучыларга да игътибар зур. Әлеге вакытта 38 яугир кайтты, аларның 17се эшкә урнаштырылды, ә унысы үз эшен ачты, яки шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә. Ә берсе белем алуга исемле сертификат алды.
Бер яугиребез “Ватанны саклаучылар” фондының торакны комплекслы яраклаштыру программасында катнаша – геройның өе “Акыллы йорт” системасы буенча үзгәртеп корылачак.
Шул ук вакытта ветераннар үзләре дә район тормышында, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү эшендә, районда һәм республикада үткәрелүче чараларда актив катнаша. Ветераннарга ярдәм күрсәтү буенча “Ирләр клубы” төзелде. Биредә алар мөһим мәсьәләләрне тикшерә, аларны хәл итү юлларын эзли, шулай ук тыныч тормыш шартларына яраклашуда һәм эшкә урнашуда ярдәм ала.
– Әлбәттә, районда социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүдә төп йөкләнеш – бюджетка. Узган елгы бюджет район халкы алдында куелган социаль бурычларны үтәүне тәэмин итә алдымы?
– Узган елда бюджетка керемнәр 1 миллиард 444 мең сум тәшкил итте. Үзебезнең керемнәр дә, алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда, 20 процентка диярлек артты. Шул ук вакытта кире кайтарылмый торган керемнәр 867 миллион сум тирәсе булды.
Шул ук вакытта авыл биләмәләре финанс ярдәменә мохтаҗ. Әлеге вакытта Толбазы авыл биләмәсе генә үз-үзен тәэмин итә, ә калганнарына – 20 авыл Советына район бюджетыннан финанс ярдәме күрсәтелә, аларга район бюджетыннан 10,5 миллион сум акча бүленде.
Мәгариф, мәдәният өлкәләренә һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә 935 миллион сум акча җибәрелде. Бюджет акчалары, башлыча, муниципаль программалар аша бүленә.
Киләчәктә дә үзебезнең керем базасын үстереп, муниципаль милек белән нәтиҗәле идарә итү, шулай ук республика һәм федераль программаларда катнашу максаты куеп, эшне дәвам итәчәкбез. Безнең төп юнәлешләрнең берсе – районның инвестицион потенциалын арттыру.
– Бу хакта тулырак сөйләп үтегез әле. Районга инвестицияләрне ничек җәлеп итәсез һәм нинди юнәлешләрне үстерәсез, нинди проектлар тормышка ашырыла?
– Инвестицияләр – ул безнең киләчәгебезнең нигезе. Әлеге вакытта районда 2 миллиард сумнан артык суммага 69 инвес­­­тиция проекты тормышка ашырыла. Әйтик, күпфункцияле үзәк өчен административ-сәүдә бинасы реконструкцияләнә, газ белән заправкалау станциясе һәм Толбазыга төньяктан керү ягында күпфункцияле юл сервисы комплексы төзелә.
Узган елда 17 эре проект тормышка ашырылды. Ә 2028 елга кадәр 1,5 миллиард сумлык тагын 38 проектны тормышка ашыру планлаштырыла. Алар исә районда 200дән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
– Арслан Нәзирович, Авыргазы элек-электән аграр район булган, бүген дә ул республикабызда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча алдынгылар сафында.
– Әйе, авыл хуҗалыгы – район икътисадының нигезе. Авыргазылылар бүген дә алдынгылар рәтендә – бөртекле культуралар уңдырышлылыгы һәм тулаем уңыш җыю буенча республикада икенче урындабыз. Тулаем продукция күләме 9 миллиард 800 миллион сумга якын тәшкил итте, бу, аннан алдагы ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 125 процент.
Хуҗалыклар көн саен 200 тоннадан артык сөт савып ала һәм тулаем савым буенча икенче урында килә. Сөт җитештерү күләменең артуына “Урожай” җәмгыяте мегафермасында күләмле инвестиция проекты тормышка ашырылуы булышлык итте. Шулай ук, “Дружба”, “Салават” авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә, “Урман”, Газизуллинның крестьян-фермер хуҗалыкларында яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.
Техникага да кытлык юк. Авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу буенча республикада өченче урындабыз.
Шулай ук, республикада аграр тармакка эшкә килүче яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү программалары эшли. Шундыйларның берсе – эшкә урнашканда бер тапкыр бирелә торган түләү: аның күләме 750 мең сум. Узган елда аны 2 яшь белгеч алды.
Агымдагы ел уңышы өчен дә ышанычлы нигез салынды. Шуңа быел да авыл эшчәннәре югары нәтиҗәләргә ирешер, дип ышанам.
– Районда, эре предприятиеләр белән беррәттән кече һәм урта эшкуарлык та үсеш ала. Район хакимиятендә атна саен “Эшкуарлар сәгате” дә оештырасыз. Аларда, башлыча, нинди проектлар карала һәм кайсылары район ярдәме белән тормышка ашырыла?
– Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү район өчен зур әһәмияткә ия. Узган елда эшкуарлар саны шактый артты. Әле районда 728 бизнес субъекты эшли, ә 2600 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Бу – 3 меңнән артык эш урыны, дигән сүз.
“Эшкуарлар сәгате”ндә елына 60ка якын проект тикшерелә, аларның күбесе, дәүләт ярдәме алып, тормышка ашырыла. Узган елда мәшгульлек үзәге дә адреслы социаль ярдәм чикләрендә 12 кешегә үз эшен ачарга ярдәм итте.
Мактанырга да сәбәпләр бар: үткән елда безнең эшкуарлар “Башкортстанның туристик сувениры” республика конкурсында һәм “Безнең бренд” IX Халыкара фестивалендә лауреат булды.
Бу ел да креатив индустрия өчен мөһим булыр дибез. Район реестрында бу өлкәдән 24 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Аларны Башкортстанның креатив индустрияләр реестрына кертү буенча эш алып барыла, бу аларга грант конкурсларында катнашу мөмкинлеге бирәчәк.
Киләчәктә дә эшкуарлар санын арттыру, креатив индустрияләргә ярдәм итү һәм урындагы бренд продукциясен республика һәм төбәкара дәрәҗәләргә чыгару бурычын куеп эшлибез.
– Гомумдәүләт проектлары һәм дәүләт программаларында катнашу бик күп мөмкинлекләр ача. Авыргазы районында нинди программаларга өстенлек бирелә һәм аларның ярдәме белән нинди проектлар тормышка ашырыла?
– Районда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше яхшырсын, заман таләпләренә җавап бирсен өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Үткән ел нәтиҗәләре буенча районда 11 мең квадрат метрга якын яңа торак файдалануга тапшырылды. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы ярдәмендә без муниципаль фондны тулыландыра алдык: яңа йорт төзелде, ул социаль найм килешүе буенча биреләчәк. Узган елда 14 гаилә торак шартларын яхшыртты. Ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә 22 миллион сумнан артык акча юнәлтелде: 5 фатир сатып алынды, 3 торак сертификаты тапшырылды. Өстенлекләргә ия булучылар белән дә системалы эш алып барыла. Соңгы өч елда шәхси торак төзелеше өчен 21 җир биләмәсе бүленгән һәм 26 сертификат бирелгән.
Актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен дә шартлар булдырыла. Бүген районда ике эре спорт объекты күтәрелә: Толбазы авылында 500 урынлык стадион һәм бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” – катлаулы инструмент, ул 30 процентка үзебезнең бюджеттан финанслауны һәм иганәчеләрне җәлеп итүне таләп итә, шуңа карамастан, ярдәме зур, район үзәгеннән тыш, авылларда да эре проектлар тормышка ашырыла. Шулай ук Наумкино һәм Татар Нагадагы авылларында яңа спорт һәм ял объектлары барлыкка килде, ә Нагадак авылы биләмәсе территориясендә урам утлары яңартылды.
“Уңайлы шәһәр мохите” программасы чикләрендә дә байтак эшләр башкарыла: иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә һәм күркәм төс ала.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә узган елда 16 проект тормышка ашырылды, ә бу елга 22 заявка бирелде. “Эшлекле гамәлләр” програм­масының да ярдәме зур – узган елда 4 миллион сумга 12 социаль объект ремонтланды.
Гомумән, республиканың иҗтимагый тормышында авыл биләмәләренең уңышлары горурланырлык. Исмәгыйль авылы, “Аек авыл” конкурсының республика этабында призлы урын алып, 4 миллион сумлык грантка ия булды. Ул акча авылдагы Җиңү паркын төзекләндерүгә һәм яңа су башнясы урнаштыруга тотынылды. Бу эстафетаны быел Татар Нагадагы авылы кабул итеп алды. Алар да үзләрен лаеклы күрсәтер, дип ышанам.
– Арслан Нәзирович, юллар – район көзгесе, диләр. Алар районның гомум хәлен, халыкның тормыш дәрәҗәсен, хакимиятнең эшчәнлеген күрсәтә. Белүемчә, бу уңайдан Авыргазыда эре проектлар да тормышка ашырыла, шуларга тукталып үтик әле.
– Әлбәттә, сыйфатлы юллар – ул безнең халыкның хәвефсезлеге һәм районның икътисади үсеш нигезе. Былтыр безнең районда юлларны ремонтлау буенча зур эшләр башкарылды, монда Юл фонды акчалары да, республика субсидияләре дә җәлеп ителде. Урындагы әһәмияттәге 4 автомобиль юлы һәм 14 урамда юл өслеге яңартылды. Ремонтланган юлларның озынлыгы 12 километр тәшкил итте, ә инвестицияләр күләме 236 миллион сумнан артып китте.
Авыл биләмәләрендә юлдагы чокырларны ямауга 4,5 миллион сум юнәлтелде, тагын да 41 миллион сум муниципаль юл челтәрен карап-тотуга бүленде.
Көндәлек мәшәкатьләр белән бергә иң эре проект – Толбазының көнбатыш кичүен төзү дәвам итә. Быел юл өслеген җәю тәмамланырга тиеш. Объект тулысынча 2027 елда файдалануга тапшырылачак – ул район үзәген транзит транспорттан шактый бушатачак.
Тагын да ике мөһим объект – Бишкаен һәм Таштамак авылларында елга аша күперләр реконструкцияләнде. Бу эшләр 160 миллион сумга төште. Хәзер авыллар арасында йөрү хәвефсез һәм ышанычлы.
Гомумән, юлларга игътибар зур, безнең район чикләрендәге төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге юлларны карап-тотуга былтыр 76 миллион сум сарыф ителде. Бу эшләр агымдагы елда да дәвам итәчәк. Киләсе елда төп бурычларның берсе – “Ишле – Яңа Атҗитәр” автомобиль юлын ремонтлау. Проект 70 миллион сумга бәяләнә, анда эш башланды дисәк тә була.
– Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе – иң өстенлеклеләрнең берсе, аның торышы халыкның көнкүрешенә, сәламәт­легенә, эшчәнлегенә дә турыдан-туры тәэсир итә. Сездә бу уңайдан хәлләр ничегрәк тора?
– Әйе, бу тармакта хәл итәсе мәсьәләләр һәрвакыт күп. Ел дәвамында мөһим проектлар өстендә системалы эш алып барыла. Ниһаять, район өчен стратегик әһәмияттәге объект – Авыргазы суүткәргече эшләтеп җибәрелде. Бу уңайдан күләмле эшләр башкарылды. Җәй көне яңа полиэтилен су торбаларына тоташтыру башкарылды, ә сентябрьдән яңа суүткәргеч файдаланыла башлады. Суны җибәрү барышында катлаулыклар – трассада өзеклекләр килеп туды. Чакырылган Уфа нефть техник университеты белгечләре гидравлик исәпләрдә хаталар тапты. Әлбәттә, аларны төзәтү өчен вакыт кирәк иде. Төп трассага йөкләнешне киметү өчен 4,5 километрга якын резерв линия салырга туры килде. Бу чаралар суүткәргечләрнең ышанычлылыгын арттырды.
Сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе өстенлекле бурычлар исәбендә кала. Әлеге вакытта суүткәргечләрнең насос станцияләрен капиталь ремонтлау буенча документлар әзерләнә. Бу проект бик күп эшләрне үз эченә ала, инвестицияләр күләме дә 56 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
Узган елда күпфатирлы йортларны республика программасы чикләрендә капиталь ремонтлау каралмаган иде. Аның каравы, быел ике зур йортның җылыту системасына капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган.
Хәл итәсе проблемалар булса да, һәр елны кышкы җылыту сезонына әзерлек белән керәбез. Моңардан тыш, бер казанлыкка реконструкция үткәреләчәк – 2026-27 елларда анда заманча блоклы ике казанлык урнаштырылачак.
– Һәр өлкәнең уңышлы эшчәнлеген кешеләр тәэмин итә. Димәк, аларның сәламәтлегенә дә игътибар зур булырга тиеш. Сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр белән бергә нинди проблемалар әлегә ачык кала?
– Әлбәттә, халыкның сәламәтлеген кайгырту – мөһим юнәлешләрнең берсе. Район үзәк дәваханәсе заманча корылмалар һәм җиһазлар белән даими тулыланып тора, бу, үз чиратында, диагностика һәм дәвалауның нәтиҗәле ысулларын файдаланырга мөмкинлек бирә. Соңгы өч елда – 250 миллион сумлык, шул исәптән узган елда 34 миллион сумга заманча санлы корылмалар сатып алынды.
Яңа ФАПлар ачыла, автопарк тулылана һәм яңартыла. Быел сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү федераль программасының икенче этабы старт ала. Бу өлкәгә инвестицияләр җәлеп итү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына 2026-30 елларда районны әлеге программага кертү өчен документлар тапшырылды.
Кадрлар проблемасы да уңышлы хәл ителеп килә: соңгы өч елда Толбазы үзәк дәваханәсенә 25 табиб эшкә килде, 12се эшен башка урыннардагы белән берлектә алып бара. Яшьләрнең районга эшкә кайтуы аеруча сөендерә. Яшь белгечләр исемлеген­дәге 8 кеше – үзебезнең укучылар.
Гомер озынлыгын арттыру, дәвалау-профилактика учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту һәм аларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү бу өлкәдәге төп бурычлар булып кала.
– Яшьләрнең районга кайтуына сөенечегезне белдердегез. Чынлап та, бу – бик күркәм күренеш, киләчәк яшьләр кулында, дип юкка гына әйтелмәгән бит... Димәк, район яшьләрне җәлеп итә?
– Районда яшәүче һәркем өчен уңайлы тормыш шартлары, эшләү өчен мөмкинлекләр һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү — безнең бурычыбыз. Моның өчен барысы да үз урынында зур тырышлык сала. Югарыда телгә алган саннар һәм күрсәткечләр дә районыбызның барлык яклап та, шул исәптән яшьләр өчен дә, уңайлы, җәлеп итүчән булуын күрсәтә.
Яшьләр – стратегик ресурс, һәм районыбызның киләчәге дә турыдан-туры аларга, аларның активлыгына бәйле. Районда 14 яшьтән 35 яшькәчә 7 меңнән артык кеше исәпләнә, бу – гомум халык санының 23 проценты дигән сүз. Яшьләр сәясәтенең 20дән артык төп юнәлеше тормышка ашырыла. Авыр тормыш хәлендә калучыларга исә аерым игътибар бүленә.
Яшьләрнең район тормышында актив катнашуына сөенми мөмкин түгел. Бүген районда ДОБРО.рф федераль порталында теркәлгән 1500 волонтер бар, узган елда гына да бу хәрәкәткә 300 катнашучы кушылган.
Яшьләр хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе программаларына керә, спорт белән кызыксынулары арта. Былтыр яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт өлкәсендә генә дә 350дән артык чара үткәрелде, алар 15 меңнән артык катнашучыны җыйган. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр дә арта. Әлбәттә, моның өчен уңай шартлар, мөмкин­лекләр җитәрлек. Спортчыларыбыз уңыш­лары белән районыбызны данлый – Бөтенрусия, республика ярышларындагы җиңүләре шул хакта сөйли.
Мәктәпләрдә һәм мәдәният өлкәсендәге эшчәнлеккә аерым тукталырга кирәк – аларда да яшьләр катнашлыгында тормыш кайный.
– Агымдагы елга авыргазылылар нинди планнар белән яши?
– Бу ел “Русия халыклары бердәмлеге елы” һәм Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы” буларак игълан ителде. Безнең Авыргазы районы – күпмилләтле, һәм бу – бердәмлек, дуслык, татулыкның чын гәүдәләнеше, бездә күпбалалы, ишле һәм тату гаиләләр дә бик күп.
Шул ук вакытта агымдагы ел мөһим сәяси вакыйгалар белән дә истәлекле булачак – Дәүләт думасы депутатларын сайлаячакбыз. Безнең бурыч – районда тотрыклы иҗтимагый-сәяси хәлне тәэмин итү.
2026 елга төп бурычларның тагын берсе – катлаулы икътисади хәлгә карамастан, барлык дәрәҗәдәге бюджетның керем өлешен үстерү һәм муниципаль учреждениеләр тарафыннан бюджеттан тыш керемнәрне арттыру. Шулай ук, төзелеш һәм социаль объектларны ремонтлау, коммуналь инфраструктураны, юл челтәрен үстерү, эшкуарлык алга китсен өчен шартлар булдыру өстендә эшләячәкбез.
Республика Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында: “Барысы да Җиңү өчен!” – дигән төп лозунг яңгырады. “Без каршылыкның шул стадиясенә җиттек, хәзер Русия яугирләренең көче, ныклыгы һәм кыюлыгы гына безгә һәм киләсе буыннарга тыныч һәм хәвефсез тормышны тәэмин итәчәк. Шуның өчен безгә җиңү өчен барысын да эшләргә кирәк!” – дип ассызыклады Радий Фәрит улы.
Махсус хәрби операциягә ярдәм итү – безнең гомум эшебезнең төп юнәлеше һәм районда яшәүче һәр кешенең бурычы. Бу эшне дәвам итәргә, гуманитар ярдәм озатырга, яугирләрнең гаиләләрен игътибар белән уратырга һәм ветераннарны тыныч тормышка яраклаштыру өчен шартлар булдырырга кирәк. Киләчәктә дә төбәк Башлыгының һәм Хөкүмәтнең барлык карарларын хуплап, билгеләнгән бурычларны үтәү өстендә эшләячәкбез. Бердәм көч куеп, районыбызның үсешен, ә анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын тагын да уңайлы һәм бәхетле итә алачакбыз, дип ышанам.
– Арслан Нәзирович, әңгәмә өчен зур рәхмәт! Эшегездә зур уңышлар телибез, барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас