+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Марта , 05:28

Башкортстанда уникаль белем бирү комплексы ачылды

Мәктәпне һәм балалар бакчасын берләштерүче белем бирү комплексы Әбҗәлил районы Әскар авылының яңа микрорайонында урнашкан.

Башкортстанда уникаль белем бирү комплексы ачылдыБашкортстанда уникаль белем бирү комплексы ачылды
Башкортстанда уникаль белем бирү комплексы ачылды

2 март көнне, Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсен ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә аша республикада уникенче полилингваль мәктәпкә старт бирде. Тантанага педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре кушылды.

Төбәк җитәкчесе атнаны шатлыклы вакыйгадан - Әҗәлил районында яңа белем бирү учреждениесен эшләтеп җибәрүдән башларга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, мәктәп иркен һәм заманча килеп чыккан, ул авылның актив төзелә торган өлешендә булдырылган, анда балалы гаиләләр күп. Шулай ук балалар бакчасын да үз эченә алган Комплекс Аскар авылы халкы өчен әһәмиятле социомәдәни үзәккә әверелергә тиеш.

Республика Башлыгы укучыларга укуда уңышлар теләде, ә Башкортстан педагогларына хезмәтләре һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас