+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 Марта , 07:02

"Без һәрнәрсәдә сезгә таянабыз!"

Русия Президенты Владимир Путин Халыкара Хатын-кызлар көне якынлашу уңаеннан илнең гүзәл затларын бәйрәм белән котлады.

"Без һәрнәрсәдә сезгә таянабыз!""Без һәрнәрсәдә сезгә таянабыз!"
"Без һәрнәрсәдә сезгә таянабыз!"

Бу тормышта күп нәрсә нәкъ менә хатын-кызның сәләтенә, җаваплылыгына һәм мәхәббәтенә таяна, дип билгеләде ул.

“Кадерле хатын-кызлар, без беләбез, тормышта күп нәрсә нәкъ менә сезгә, сезнең талантыгызга, иҗади энергиягезгә, мәхәббәтегезгә, һәр эшкә җаваплы каравыгызга бәйле булуын беләбез”, – диде Владимир Путин үзенең котлавында.

Дәүләт башлыгы әйтүенчә, гүзәл затлар якыннарын һәм туганнарын хәстәрли, өйдә дә, эштә дә, кайвакыт бик катлаулы профессиональ бурычларны үтәп, зур эшләр башкара. Һәм шуның өчен 8 мартта алар тарафына ир-егетләрдән мәхәббәт, рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре яңгырый.

Фото: "Кремлин.ру"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас