Анда теләсә нинди продукцияне (азык-төлек, халык өчен сәнәгать товарлары, җитештерү-техник билгеләнештәге продукция), яки хезмәт күрсәтүләрне тәкъдим итәргә мөмкин.
«Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсы 2001 елдан башлап ел саен Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча үткәрелә. Конкурс комиссиясе рәисе – республика Хөкүмәте Премьер-министры А. Г. Назаров. Конкурсның 26нчы тапкыр үткәрелүе аның популярлыгы турында сөйли.
Узган елда җиңүче исеменә Башкортстанның 94 предприятиесе лаек булды. Күп кенә оешмалар конкурста ел саен диярлек катнаша, яңалыкларны да, традицион товарларны һәм хезмәтләрне дә тәкъдим итә, аларның сыйфатын һәм элегрәк алган исемнәрен раслый. «Башкортстанның иң яхшы товарлары» логотибын объектив бәяләүдән, дипломнардан һәм куллану хокукыннан тыш, республика конкурсы лауреатлары «Русиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенрусия конкурсына «путевка» ала.
«Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсында катнашу өчен гариза һәм документлар комплекты 1 апрельгә кадәр 450006, Уфа шәһәре, Ибраһимов бульвары, 82, 7 кат, к. 7-2. «ЦСМ им. А.М. Муратшина в Республике Башкортстан» адресы буенча кабул ителә. Тел. (347) 272-87-77. E-mail: iao@bashtest.ru
Фото: "Башинфоррм"