Мәләвез районында Җиргән-Нордовка автоюлының 6нчы чакрымында авария булган. 38 яшьлек “Hyundai Solaris” йөртүчесе каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм руль артында 56 яшьлек ир-ат булган “Jeep Grand Cherokee” белән бәрелешкән.
“Хендай” водителе алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлгән. Ике автомобильнең дә пассажирларын төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатканнар.
Төнге сәгать берләр тирәсендә Р-240 автоюлының 76нчы чакрымында 54 яшьлек “Ford Focus” йөртүчесе каршы як полосага чыккан.
Башта җиңел машина “MAN” йөк машинасы белән бәрелешкән, аннары икенче зур йөк машинасы астына барып кергән. Водитель һәм аның 52 яшьлек пассажиры вакыйга урынында һәлак булган. 23 яшьлек пассажир җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Полиция хезмәткәрләре Уфада Дагстан урамында “HAVAL М6” автомобилен туктаткан. Руль артында Уфа мәктәпләренең берсендә укучы булган. Вакыйга булган урынга аның әтисен чакырганнар. Автомобильне махсус стоянкага алып киткәннәр.
Материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә яшь машина йөртүченең әти-әнисен ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарттыру турында карар кабул итү өчен тапшырылган.
“Хәтта бер уйланылмаган адым җитди фаҗига, финанс югалтулар һәм исәпкә куелу белән тәмамланырга мөмкин. Автомобиль ачкычлары балигъ булмаганнар таба алмаслык урында сакланырга тиеш. Балаларның иминлеге — ата-аналар җаваплылыгында”, – дип кисәтәләр Уфа дәүләт автоинспекциясендә.
Сибайда юл-патруль хезмәте 17 яшьлек үсмерне автомобиль руле артында тоткарлаган. Автоинспекторлар “правасыз” водительгә игътибар иткән һәм машина йөртүче исерек түгелме икәнлеген тикшерергә булган. Алкоголь исе булмаган, ләкин егет медицина тикшерүен узудан баш тарткан, моның өчен аңа аерым штраф яный. Балигъ булмаган малай утырган “Рено Логан”ны махсус тукталышка алып киткәннәр. Инцидент турында полициягә хәбәр ителгән, үсмерне исәпкә куячаклар, ә ата-аналарының күңелсез мәшәкатьләре артачак.